#Әдәбимарафон Зифа Кадырова
17 нче көн. #Әдәбимарафон Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар" ...Бүген кич беркаяда бармыйм, ятам да йоклыйм дигән идем дә, кая инде ул. Кич җиттеме, бар аруыңны онытып, тагын бер-беребезгә каршы йөгерәбез. Ул пятачок, кичке уеннар! Урыслар йокларга кайталар, ә татарлар кичке уенга әле чыгалар гына. Андагы яшьләр, андагы мәхәббәт, андагы гашыйклар, андагы кайнаган хисләр! Минем янга ялгыш берәрсе килеп бассамы! Син шундук әллә каян тау булып калкып чыга идең дә, тегеләр искән җил кебек юкка чыга иде. Мин – төзелештә, син – заводта. Их, яшьлек, арытмый да, ялкытмый да... Яратышып та туеп булмый иде бит... #ЗифаКадырова #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #44
194
0