
Яшьлек хәтирәсе төшемдә
Яшьлегемә кайтып барам әле Өннәремдә түгел, төшемдә. Шундый рәхәт чор булган икән бит Онытмамын, ахры, гомергә! Илләр тыныч иде, күңелләр көр иде, Ямь таптык без һәрбер нәрсәдән. Җитмәүчелек булды инде ансы, Кадерен белдек шулай яшәүдән! Һәрбер милләт безгә дус һәм туган иде, Бүлешеп яшәдек без булганны. Чикләүләр дә, юк-бар киртәләр дә Безнең өчен ул чак булмады! Яшьлек төшем бик тиз юкка чыкты, Авыр тойгы басты күңелне. Олыгайдык инде, бәлкем шуңадыр да Яшьлек хәтирәсе кадерле!
189
0