17 нче көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов "Берук, упкәләмә, әнкәй"

17 нче көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов "Берук, упкәләмә, әнкәй"

17 нче көн "Берук, упкәләмә, әнкәй" Берук, упкәләмә, әнкәй Үпкәләмә, әнкәй, үпкәләмә, Үпкәләргә бардыр сәбәбең. Мәшәкатьләр баса башкайларны, Таба алмыйм кайту әмәлен. Үпкәләмә, әнкәй, үпкәләмә, «Оныттың бит!» диеп уйлама. Ничә кабат инде талпынамын Чыгам диеп кайтыр юлларга. Үпкәләмә, әнкәй, үпкәләмә, Вакыт тапмаганга кайтырга. Газиз җанкаема шуның өчен Туры килә газап татырга. Үпкәләмә, әнкәй, үпкәләмә, Күңелем гел синең яныңда. Синсез көнем елларга тиң кебек, Һәр минутым сине сагынам. #ВазыйхФатыйхов #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

166

0