Оныгым. Равилә Шәйдуллина
17 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Оныгым Инде гомер узды дигәндә, Көзләремә җитеп килгәндә, Кояш чыкты өйдә ялт итеп, Язгы нурлар уйный бүлмәдә. Шатланган Җир зыр-зыр әйләнә. Онык дигән нәни бер йомгак Гади көнне төрде бәйрәмгә. Көзге көнне язлар итәргә, Гомерләрне дәвам итәргә, Ниятләрне гамәл итәргә Онык туды бүген кадерле. Барыбызда бүген бер дога, Бер Ходайга уртак ялвару: Бу балага сал син мәрхәмәт, Явызлыктан аны арала! И Ходаем! Туган җанны җиргә тудыргансың, Мәрхәмәтең синең бик киңдер. Саулык белән аны сөендер, Тугры иман белән кинәндер! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РавиләШәйдуллина #Сихәтләнү #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Миллионтатар #Лениногорскмарафончылары
172
0