Күке төкереге
... Карачутыр кушканча Онык сукмактан атлады. Дөм караңгы иде. Ерактагы зират агачлары күк читенә эленгән кара болыт сыман кабарып тора. Шул болыт кинәт кенә урыныннан кубар да аның өстенә ишелер кебек иде. Җитмәсә, әрәмәлек арасыннан пырылдап очып чыккан ниндидер кош канаты белән кызның баш түбәсенң сыдырылып үтте. "Сукыр кош бугай", - дип уйлады ул. - Әллә артыма мәтәләп төште инде? Борылып карамакчы иде, карчыкның сүзләрен хәтерләп алга таба йөгерде... Ул да түгел, сул якта эт өрде, уң якта сыер мөгрәде. "Кемнеңдер эте куян куа, кемнеңдер сыеры качкан... Борчак Гамбәрләре сыерыдыр әле, бк азгын дип сөйлиләр. Бәрәч, алар монда көтүе белән чабышалар бит!" Кыз тигез генә атлап барган җиреннән сөрлегеп туктады. Колоак пәрдәсен шаулатып меңләгән сыер мөгри, меңләнгән эт өрә иде...
179
0