Каракош

Каракош

Юл буе атасын әрләде егет. Һәм бөтен бәхетсезлегенең башын аңардан күрде. Карт һаман йорттагытишек-тошыкны ямый иде. - Нәрсә, малай? Ни диде багучы? - Атаң шакшы җан, диде. Сибгатулла ничектер кечерәеп китте, тузганак башы җилкәсенә батты. - Заманасы дөрес яшәтмәде бит аның, малай. Бездән гыйбрәт ал да, син туры илга бас инде, хаталанмыйча, гөнаһ кылмыйча тереклек ит. Ходайдан кичерү сорап ялварсаң, шәт, иншалла, ул ишетер. - Һи, карун, син, миннән уздырып, дөньяны дер селкетеп, айгыр кебек кешнәр идең, көч-дәрманың кимеде шул. Адәм, көче бетә башлагач, Алла, дия, тәүбә, дия инде. Булды. минем белән бәхәсләшмш! Күпме генә Алла димә, чабуыңдагы гөнаһларыңны кояр өчен күпме генә мәчеткә йөрмә, намаз укыма, шайтаннар сиңа тәмугта урын әзерләнгән... Әнкә йоклыймы?

Тэглар:

142

0