#Әдәбимарафон 17 нче көн. Шәмсия Җиһангирова
17 нче көн Шәмсия Җиһангирова "Юлкайларның гына башы каян?" Юлкайларның гына башы каян? – Авыл башларында – кыр капка… Киткәннәрне, фатихасын биреп, Авыл шул капкадан озата. Бәхетләрнең юл башкае каян? – Авыл башларында – кыр капка… Бәхет эзләп чыгып киткән шуннан Авылдашлар төрле тарафка… Моңнарымның каяндыр юлбашы? – Авыл башларында – кыр капка… Шул капкага сарылып әткәемне көттем… Сыктап-иңрәп йөрәгемнән түктем Сагышларым әнә шул чакта… #ШәмсияҖиһангирова #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонд #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #44
160
0