Айшанур  Гөнаһсыз кешеләр булмый.

Айшанур Гөнаһсыз кешеләр булмый.

Гөнаһсыз кешеләр булмый, Кемдә дә була гөнаһ. Шуңа күрә һәр сүзне дә Сөйләргә кирәк уйлап. Белми кылынган гөнаһның Исәбе инде юктыр. Яхшылык күбрәк эшләсәң, Савабың гына артыр. Кайвакыт әүлия булып Әллә ниләр сөйлибез. Әүлияләр җирдә булмый Тик шуны без белмибез. Мин гөнаһсыз диеп кенә, Гөнаһсыз булып булмый. Һәркемнең бар кимчелеге, Ансыз да яшәп булмый. Тик шулай да белә торып, Гөнаһ кылмасак иде. Телебезне тыя алмыйча, Гайбәт сатмасак иде. Булган гөнаһларыбызны Аллаһ үзе кичерсен. Киләчәгебез безнең Гөнаһсыз юлдан үтсен.

Тэглар:

199

0