Әлфия Юсупова «Без Аллаһ кулында»

Әлфия Юсупова «Без Аллаһ кулында»

Башыңны чөеп, күпме йөрсәң дә, Күктән биек була алмыйсың. Мактансаң да, кодрәт көчең белән, Аллаһыдан уза алмыйсың! Булдырамын дип, гайрәт чәчсәң дә, Үз-үзеңә артык ышанып. Берни булдырмыйсың, көчең җитми, Йөрсәң, Аллаһ барын онытып. Нинди генә эшкә керешсәң дә, Аллага тапшырдым, диясең. Эшең нәтиҗәле булсын дисәң, Алла боерса, дип әйтәсең. Без барыбыз Аллаһ кулындабыз, Аннан узып берни эшләнми. Аның кодрәтеннән килгән кебек, Бер кемнән дә берни киленми.

Тэглар:

170

0