17нче көн. Гөлсимә Зиннәтуллина. Икмәк кайда үсә?

17нче көн. Гөлсимә Зиннәтуллина. Икмәк кайда үсә?

Икмәк кайда үсә? Дустым әйтә: " Икмәк бит ул Кибетләрдә үсә, - дип. - Икмәген дә, крәндилен дә Алып кайттык кичә", - дип. Ә мин әйттем: "Икмәк тәүдә Басуда үсә ул, - дип.- Комбайннар урып-суккач, Өстәлгә күчә ул", - дип. Ә дустым һаман җиңешә, Кырларда йөргәне юк. Басуларда иген суккан Комбайн күргәне юк. Ә мин беләм: минем әти Басу - кырда эшләгәч. Җәйләр буе комбайннан, Трактордан төшмәгәч. Вәт!

Тэглар:

162

0