
Зөләйха күзләрен ача
Таң аткач, җентекләп карады. Зур башлы - олы гәүдәле ир-ат йодрыгы кадәр. Аяклары кечкенә, өстәвенә баканыкы кебек кәкре, кул бармакларыннан бераз гына юанрак. Корсагы түгәрәк, йомырка кебек. Нечкә сөякләре кайбер урыннарда нык төртелеп тора, ялгыш хәрәкәт белән сындыруың да бар. Тиресе ачык кызыл төстә, зәңгәрсу һәм куе зәңгәр мәрмәр кан тамырлары белән " бизәлгән", җыерчыклы, тотып караганда шундый нәфис, чәчәк таҗы дип белерсең, урыны-урыны белән озын һәм нечкә, сизелер-сизелмәс кара йоннар каплаган. Бу малай - моңарчы тапкан балалары арасында иң матуры. Һәм ул әле һаман исән-сау. 289 нчы бит
191
0