17 нче көн (Зарипова Сәйдә 5 яшь) "Юкка малай булганмын" Роберт Миңнуллин

17 нче көн (Зарипова Сәйдә 5 яшь) "Юкка малай булганмын" Роберт Миңнуллин

Их, кыз буласым калган! Белмәдем шул мин алдан. Кызларга - кадер-хөрмәт, Эшләре бара гөрләп: Бәйрәм саен аларга Чәчәк бүләк итәсең. Исәнләшеп үтәсең, Ишек ачып кертәсең, Хәтта портфельләрен дә Күтәрешеп йөртәсең. Троллейбуста барганда, Автобуста барганда, Алар утырып бара. Ә син утырып кара! Шунда ук күрәчәкләр, Һәммәсе көләчәкләр, Әдәпсез, диячәкләр, Гадәтсез, диячәкләр. Ә кызларга күңелле, Йөриләр килештереп. Үзләрен булмый хәтта Шаяртып, ирештереп. Юкка малай булганмын, Калган ла кыз буласым! Моннан соң мин, күрерсез, Акыллы булачакмын: Яңадан тусам әгәр, Кыз булып туачакмын!

Тэглар:

233

0