Габдулла Тукай  Бәйрәм бүген

Габдулла Тукай Бәйрәм бүген

Бәйрәм бүген Бар күңеллек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген. Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Бер мөкаддәс5 хис белән һәрбер кеше хәйран бүген; Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген! Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын: «Ул киенгәндер!» — дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Хис итеп һәр җирдә дә бертөрле хуш ис аңкуын: «Ислемай сөрткән икән дөнья!» — дидем: бәйрәм бүген! Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын; Сөйләшәләр үзара: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!» Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен; Ансы да сөйли тагын: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!»

Тэглар:

166

0