![М.Юныс. " Табу һәм югалту"](/image/n/660afcb912abf8d2917e977a/1721161300055l1.webp)
М.Юныс. " Табу һәм югалту"
16 нчы көн. #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Мәрьям белән очрашканда, хат язышып хәбәр алышканда бар нәрсә ачык иде. Карашлары да бер иде аларның, зәвыклары да. Мәрьямнең бар ягы ошый иде Габдрахманга - холкы да, эшчәнлеге дә, җыйнаклыгы да. Мәрьям унынчыны алтын медальгә бетергән. Институтны да гел бишлегә тәмамлады. Мәктәптә дә, институтта да комсомол оешмасы секретаре булган. Өйләнгәч, һәр көнне, һәр сәгатьне - гомер буе бәхетле яшәрбез дип уйлыйлар иде алар. Чөнки Мәрьям дә Габдрахманны чын күңеленнән ярата, ихтирам итә, аның белән горурлана иде. Өйләнешеп бергә яши башлагач, мәсьәләләр катлауланып китте. Кайчакта алар бер үк нәрсәне икесе ике төрле аңлыйлар. Ике төрле аңлау белән чикләнеп калган очракта да газапсыз гына яшәп булыр иде. Һәр якның үзенеке генә дөрес, каршы якныкы ялгыш булуын исбатларга тотынып, сүз көрәше башланган чакларда ай-һай авыр... Алар һаман яратышалар иде. Ихтирам да бетмәгән иде әле. Бар мөнәсәбәт элеккегечә, тик үзләре еш кына бер-берсен аңлый алмыйлар. Мөнәсәбәттә ниндидер капма- каршылыклар барлыкка килә. Кояшлы көндәге болыт шикелле, шатлыкны, бәхетне кайгы каплап китә. Араны тоташтырып торган күзгә күренмәс нечкә җепләр өзелә, йөрәккә җылылык биреп торган мәхәббәтне кара томан каплап китә. Нилектән бу? Мондый кыенлыклардан нтчек котылырга? Ничек? Газапның иң авыр чагы шунда - бернинди киңәш, бернинди фикер ярдәм итә алмый мондый чакларда.
175
0