Әлфия Юсупова «Кеше - укылмаган китап»
Кеше укылмаган китап кебек . Эчтәлеген аның белмисең . Тышкы яктан гына аны карап, Ниләр язылганын күрмисең ,. Кешене дә тышкы яктан карап, Эчтәгесен аның күрмисең . Аның анда -үз дөньясы гына Берничек тә үтеп кермисең. Китаплар да төрле- төрле була , Кеше язмышлары шикелле . Калынлыгы аның- битләр саны Гомер озынлыгы кебекле. Кеше- укып булмый торган китап , Беркайчан да укый алмыйсың . Эчке халәт ,кичерешләрен дә , Бер ничектә аңлый алмыйсың .
157
0