Зөләйха күзләрен ача

Зөләйха күзләрен ача

Менә чираттагысы - Андрей Богарь, чулак. Инвалид, үзе эшкә хирыс- агач ботакларын шалаш түбәсенә бик оста тезә, әле башкаларны да өйрәтеп тора. Ә-ә, менә кем икән төзелеш белән чып-чынлап җитәкчелек итүче?! Аның сүзен тыңлыйлар, башларын иеп хуплыйлар. Күрәсең, эшлекле мужиктыр. Күзләре дә аның бик үткен, эләктереп алырга гына тора. Игнатовны күрде исә, карашын һәрвакыт түбән төшерә, әйтерсең лә, аны күргәч, үзендә яшеренгән нидер ачылыр төсле тоела аңа. Шуннан курка кебек. Бу нәрсә, бәлки, куркынычтыр да. Ә бит мондыйны башкалар да тыңлар, чулак булу гына яманлык өстәми бит. 250 нче бит

Тэглар:

168

0