16нчы көн.#әдәбимарафон2024
Әкияттәге ике бала кебек, Каен башларына үрмәләп, Ике штансыз малай дөнья белән Танышып йөргән идек бергәләп... Беребез сары чәчле, беребез – кара: Сары чәчлесе – ул мин идем; Кара чәчле, коңгырт кара күзле, Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем, Ул, Мокамай бәгърем, син идең... Ак каенга аслып менгән кебек, Мин тормышта һаман яктыга, Югарыга табан юл алдым; Менгән саен җирнең матурлыгын, Яктылыгын күбрәк күралдым... Ә син менәдмәдең, Калдың, Югалдың...
Сылтамалар:
149
0