Каракош
- Йә инде, - диде егет, капыл йомшарып. - Уен белән чынын аермыйсың , ахры. - Сүзеңне үлчәп сөйләсәң, аерырбыз. Йортка керәм, дип, иртән әтине җенләндергәнсең икән. Синең үкчәгә ут ияреп йөри, безне дә яндырмак буласыңмы? Җә, кысма беләгемнән, шаяртам гына. Әти йортында миңы да урын тарайды, йөрәк маем. Апалар төянеп Себердән кайтты әнә, бөтенләйгә, өч бала белән. Лутчы тагын йорт салырга кереш. - Бетемне сатыпмы? - Һи, сездә акча - бер букча. Атаң ике яклап талады халыкны: колхоз малын сатты, взностан чәлдерде. Сүз төгәлләнмәде, кызның туганнары ишегалдына ишелгән, сеңелләрен эзли иде, егет бакча артыннан гына тыкрыкка шылды. Көрсенә-көрсенә Сибгатулла карт улына болай диде: - Удмурд багучысына барып егыл син, малай. Нилектән паңар чыкканын сорарсың. Өч тапкыр бит, өч. Ул дөрессен әйтер. Мә, пинсәдән ун мең, баккан өчен карчыкка бирерсең.
160
0