Әйдә киттек
ӘЙДӘ, КИТТЕК! Сиңа күпне вәгъдә итәләрдер... Син, әлбәттә, моңа хаклысың. Син яшәргә тиеш матур йортта, Син кияргә тиеш затлысын. Ә мин нәрсә вәгъдә итим сиңа? (Үзең тырыш мине аңларга.) Алдашып та, бәлки, буладыр ул, Телем бармый сине алдарга. Сөюемнән башка бернәрсәм юк, Безгә дигән йортлар салмаган, Сиңа дигән ефәк күлмәклекләр Кибетләрдә әле — алмаган. Әтием дә шулай үз тормышын Түп-түгәрәк нульдән башлаган, Шатлыкны да, кайгыны да бүлеп, Әнкәй белән бергә ашаган. Шул шартларга әгәр риза булсаң, Бөтенләйгә диеп уйласаң, Үткәнеңә карап уфтанырлык, Үкенерлек әгәр булмасаң, Әйдә, киттек! Безгә дигән йортның Нигезләрен икәү салырбыз, Сиңа дигән ефәк күлмәклекнең Иң затлысын икәү алырбыз!
160
0