#Әдәбимарафон 16 нчы көн. Шәмсия Җиһангирова

#Әдәбимарафон 16 нчы көн. Шәмсия Җиһангирова

16 нчы көн Шәмсия Җиһангирова "Кыйбла һаман шунда" Үзем булып яшәү әйбәт тә бит! Яңа заман үзгәрүне сорый. Монда нәселдәнлек гаепледер... – Юк! Булмагач, булмый инде, булмый! “Җитте, диләр, йөрмә туры сөйләп, Бераз гына як-ягыңа кара...” Күпме карасаң да, файдасы юк! Бары уфтанырга гына кала. “Үзгәр!” диеп әйтеп тә тормагыз! – Дөрес яшәмәвем яхшы беләм. Сүзегез хак! Үзгәрергә кирәк! – Яңа тормыш башлыйм дүшәмбедән. Мин гел шулай, һәр якшәмбе саен, “Дүшәмбедән” диеп, тынычланам. Ә дүшәмбе көнне... уянам да... Элеккечә үзем булып калам. Һәр көнемдә, карап кыйбла якка, Бетмәс шөкер итәм бер Аллага. – Таулар күчә, илләр юкка чыга... Кыйбла һаман үз урынында кала. 02. 01. 2020 ел #ШәмсияҖиһангирова #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонд #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #44

Тэглар:

155

0