
Айшанур. Һәрчак. алга. атлагыз.
Көнне матурларга киттем Сез дә миннән калмагыз. Бер урында таптанмагыз Һәрчак алга атлагыз. Күңелебез белән матур, Иман белән нык булыйк. Тормышның һәр мизгеленнән Тәм табарга тырышыйк. Матурлык сибик без җиргә Елмаю булсын йөздә. Бары шулай яшәгәндә Бәхет елмаер безгә. Һәр нәрсәне яхшы якка Үзгәртергә тырышыйк. Без беркемнән дә ким түгел Бәхетле булып яшик.
Сылтамалар:
196
0