16 нчы көн. #Әдәбимарафон Роберт Миңнуллин "Әнкәйне сайлап алмыйлар"

16 нчы көн. #Әдәбимарафон Роберт Миңнуллин "Әнкәйне сайлап алмыйлар"

16 нчы көн "Әнкәйне сайлап алмыйлар" Әнкәсен, бик теләсә дә, Сайлап алалмый кеше. Әнкәйләрне Ходай бирә, Ул фәкать Ходай эше! Әнкәй ул чит-ят булалмый, — Газиз генә булала! Безнең өчен ул — Илаһи, Безнең өчен ул — Алла! Әнкәй ул гади булалмый, — Гүзәл генә булала! Әнкәеңә мәхәббәтле, Мәрхәмәтле бул, Бала! Әнкәй күңеле, һай, сизгер — Барсын да белә бит ул… Әнкәйне сайлап алмыйлар — Бердәнбер генә бит ул! гыйнвар, 2003 ел #РобертМиңнуллин #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #БалыкБистәсе #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

182

0