Күке төкереге
- И, Алла, сугыш чыга икән, өтермәнгә тыгалар икән тагы. - Газизә гайрәтләнеп очкан малаена килеп ябышты. - Барма, әйдә кереп ят та эчкәнеңне буеңа сеңдер, Килен, килен! Ирсез каласың, ябалак тәре, өтермәндә черетәләр газизи иреңне! Кайнана белән килен чиный-чиный Шәрәфне капкага таба сөйрәделәр. Акъәни, башы кузгалып, түшәккә ауды. Ә Галия җанына урын тапмады. Менә бәдбәхет, менә имансыз!Корсагына сәнәк тыгасы ид әле, эче актарылсын иде. Кыз, көчкә төн җиткереп, Карачутыр янына кергәч, бар ачуын аңа бөркеде: - Күз буяучы гына син! Бозымың өч тиенемә дә ярамый, бер өшкерсәң - җилгә оча. - Сәнең Ак анаң безләрдән көчлерәктер, - диде карчык исе дә китмичә.
173
0