16 нчы көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов "Туган нигез"

16 нчы көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов "Туган нигез"

16 нчы көн "Туган нигез" Нигезләрдә сантый тигәнәкләр – Килүчегә ачык “хуҗалар”. Чалбар балагыннан тоталар да, Иңбашына кулын сузалар. Нигезләрдә татлы әрем исе, Ул - хушбуе авыл җиренең. Сөртә-сөртә атлыйм авыл буйлап, Монда тагын кайчан килермен?! Морҗаларда чәүкә патша бүген, Канат кагышлары гел үзгә. Бөкресен тезләренә салып, Авыл кереп бара бүз көзгә. Нигезләрдә үксез ташлар ауный... Булган авыл, бүген юк менә... Кычытканнар чаккан җилләр генә Арка кашытырга иелә. #ВазыйхФатыйхов #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

181

0