16 нчы көн "Җәй бәйрәме" Рифат Сәлах
Җиләк исе керә тәрәзәдән, Гөлчәчәкле җитез җил исә. Кояш бүген ап-ак күлмәк кигән, Ак болытлар шундый килешә. Чирәмнәргә кунган көмеш чыкта Бөтен галәм нуры чагыла. Җәй җылысы бүген гомерлеккә Күчеп калыр төсле җаныма. Офыкларда елгыр балкыш уйный, Зәңгәр күккә сеңгән йолдызлар. Һәр игелек өчен алкыш ява, Кыйбласына кайта юлсызлар.
Сылтамалар:
213
0