16 нчы көн (Зарипова Сәйдә 5 яшь) "Су анасы" Габдулла Тукай
Җәй көне. Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм; Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм. Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач, Инде шаять бер сәгатьсез тирләмәм, дип уйлагач, Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым; Куркам үзем әллә нидән, — юк янымда юлдашым. Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага; Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада. Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак; Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап. Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып, Шунда яр буендагы куе агачларга посып.
Сылтамалар:
210
0