Дәрҗия Аппакова «Кечкенә Бануның тарихы»
16 нчы көн. Повесть. 57 нче бит. «… Остабикә әләкче кызга рәхмәт әйтте. Чөнки биш тиен һаман да аның тамагы төбеннән китми, Банудан ничек тә үч алырга сәбәп тапмый тора иде. Бану сабагын яхшы укый, шуңа күрә аңа тора-торып кына бәйләнүе кыен иде. Чандыр гәүдәле усал остабикә ачу катнаш шатланып: - Әле син шулай сабак вакытында тәртипсезләнәсеңме? Шул эшең килешәме? Мәктәптә, минем алдымда шулай кыйланасыңмы?.. Тор, почмакка барып тезлән! - диде. Бануның бу көтелмәгән хәлдән башы әйләнеп китте. Ул, бетмәс балалык ачуын саклап, почмакка барып тезләнде...»
184
0