Фәрит Имамов " Эт тырнагы"

Фәрит Имамов " Эт тырнагы"

Әнәс Касыймович яшәгән йортны тиз тапты Рәйсә. Әллә каян чекерәеп торучы яшел түбәле икән. Тирә-якта андыйлар бүтән юк. Ышанычлырак булсын өчен, урамдагы колонкадан су алып торучы бер яшь хатыннан да сорашып белеште… Ул ишегалдына кергәндә, Әнәс Касыймович хатыны белән, өйалды баскычына утырып, балык чистарта иде. Шунда ук аклы-каралы мәчеләре сырпалана, якында гына тавыклары алар эшләгәнне кырын-кырын карап йөри. Әнәс Касыймович ара-тирә тавыкларга балык калдыклары алып ташлый, тегеләр исә, әллә ни арада күреп, йөгерешеп килеп җитәләр дә, бер-берсен чукышып, талашып ашап та бетерәләр. Аннан соң, хуҗабыз безгә тагын рәхим-шәфкать күрсәтмәсме дигән кебек, янә кырын-кырын карап йөри башлыйлар. Тавыкларга балык кисәкләре ыргытканда, Сания ирен битәрләп тә ала: – Гел-гел балык ашатып, бөтенесен кыртлый торган итеп бетерәсеңме инде. Йомырка салмаслар бит аннан… Капкадан килеп кергән Рәйсәне күргәч, алар, кулларындагы пычакларын читкә куеп, бердән торып бастылар. Әнәс Касыймович, кочагын җәеп, Рәйсәгә каршы ук кузгалды: – Әйдүк, түрдән уз, Раечка. Сине күрмәгәнгә инде байтак вакыт узды бугай. Без картлар шушы өйне ташлап чыгып китә алмыйбыз. Сез яшьләр, ичмасам, үткән-сүткәндә кергәләгез… Әнәс Касыймович аңа, гадәттә, Раечка дип эндәшә. Электән, бергә эшләгән вакытлардан ук шулай ияләнгән.

Тэглар:

192

0