16нчы көн. Гөлсимә Зиннәтуллина. Өмәдә.
Өмәдә Кемдә - тырма, кемдә - көрәк, Ә мин себерке алдым. Мәктәпнең йортын тазарттык, Себердек капка алдын. Мәктәп йорты матурланды, Ялт итеп көлеп тора. Зәңгәр күктә көлгән кояш Нурларын сибеп тора. Апа әйтә: "Үлән чыксын Йортка чүп атмагыз, - ди. Әллә кайдан балкып торсын, Чисталык саклагыз", - ди. Чисталык кирәк икәнен Барыбыз да беләбез. Һәр яз саен күмәкләшеп Без өмәгә киләбез.
183
0