"Бабай белән дедушка" Б.Рәхмәт
Бабай белән дедушка Бергә йөриләр эшкә, Бабайның исеме Рәхим, Дедушканың — Трофим. — Әби карчык — Мәрфуга, Ә бабушка — Матрена. Кече улы Рәхимнең Яшь кияве Трофимның Кияүнең исеме Риза, Киленнең исеме Лиза. Әби Лизадан риза, Лиза әбидән риза. Мәтрүнә кодагый да Мәрфуга кодагыйга Яхшы карый, мактый бик: «Кудагый бик якши» ди. Әби белән бабушка, Бабай белән дедушка — Кодагыйлар, кодалар, Бик күңелле торалар. Бабай сөйли көлдереп, Ниләр булганны элек: — Раньше девками гулять, Русский девке взять Китап «грех» дип писал. Мулла никах не читал. Теперь инде можно, — ди. Ул заманнар узды, — ди. Бабай белән дедушка, Әби белән бабушка — Кодагыйлар, кодалар Хәйран гына торалар
431
1