
16 нчы көн XXVIIl ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИМАРАФОН» "Мөгез" Рәмзия Габделхакова #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024
Мөгез. - Фаязга әйтмә, борчылып тормасын, - диде Имтияз. - Ул белә инде, анда бөтен Чиләбе ду килә. Товар поезды белән бәрелешкәнсез, тилвызырдан көн-төн шуны сөйлиләр. Ничек Фаяз гына ишетми-белми калсын ди. Аллага шөкер, үзең исән, калганы җайланыр. Апасы алып килгән күчтәнәчләрен сумкасыннан чыгарып өстәлгә тезә башлагач, Имтияз көлемсерәп баш чайкады: - Боларны ашап бетерергә бирәнме әллә мин? Ник шулхәтле төяндең? - Аша, энем, аша. Ашаган малда өмет бар дигәндәй, тизрәк тернәкләнерсең. Бергәләп сыйланыгыз, сез дә авыз итегез, - диде Сәрия, палатадагы башка авыруларга күз салып. Поп агай, бинт уралган башын бора төшеп, карашы белән өстәл өстендәге ризыкларны капшый башлады. Ике тәүлек буе авызына ризык капмагач, тамагы ачкандыр шул. - Ашагыз, аша, - диде Сәрия, аңа бәрәңге тәкәсен сузып. - Әле кап-кайнар, суынырга өлгермәгән. Әллә ничә кат тастымалга төрдем. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмзияГабделхакова #Мөгез #Хикәя #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
225
0