
#Әдәбимарафон 16 нчы көн Зиннур Хөснияр
16 нчы көн "Хур кызлары" - Ил белән бит, дидем, бу кадәр борчылма, дип ялындым, юк, әйткәнне тыңламады, үзенең шәхси фаҗигасы итеп кабул итте партия бетүне. Гарифның тел очына ханымны юатырлык сүзе дә килмәде шул чакта, ул каушаган иде. Шулай да: - Аңлап була инде аны да, - дип куйды. - Бар гомерен шуңа багышлаган кеше. Көн-төн эшләде. Тәслимә ханымның күзләреннән елга булып яшьләр ага башлады, ул башка сүз әйтә алмас шикелле иде инде. Шулчак кылт итеп Гарифның Алпаровның бакча мунчасы исенә төште. Ул, башына мондый фикер килүгә үзе дә сөенеп: - Тәслимә апа, теге мунча ни хәлдә сезнең? - дип сорады. - Мичен һаман кертеп-чыгарып йөрисезме?....35 нче бит #ЗиннурХөснияр #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ӘдәбинәфисбасмаКазан #Таттелеком #44
192
0