М. Юныс. " Табу һәм югалту" повесть
15 нче көн. #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 - Минем авылым - Мәскәү. Әнинеке дә, синеке дә шул. Түгел дисәң, хәзер үк елый башлыйм. - Ярый, сүз көрәштермик. Соң инде. Син "барасы" , мин "кайтасы" авылның урамында ямь-яшел чирәм. Анда йом-йомшак бәбкә үләне үсә. Каз бәбкәләре шул үләнне нәни томшыклары белән өзеп ашыйлар. Шул үләннәргә куна-куна күбәләкләр оча анда. Каз бәбкәләре күбәләк куып уйныйлар. Арыгач, үләнгә чумып, рәхәтләнеп йоклыйлар. Каз бәбкәләре шундый акыллылар, яту белән йоклап китәләр. Авылдагы балалар да акыллы. Алар җәй буе яланаяк бәбкә үләненә басып йөриләр. Шунлыктан аларга томау төшми. Җылы үләнгә басып йөрүе шундый рәхәт. Авыл сиңа да ошар әле. Анда көне буе кошлар сайрап тора. Балаларны йокыдан әтәч кычкырып уята. Әтәч кычкыргач, каз бәбкәләре, күбәләкләр, бозаулар йокыдан уяна. Куян балалары да, йокыдан уянып, битләрен юа башлыйлар. Сине дә көн саен йокыдан әтәч уятыр. Сине уятыр өчен ул шундый матур итеп кычкырыр, синең авылдан кайтасың да килмәс әле. Син каз бәбкәләре белән уйнарсың. Алар да сине яратыр, әтәч тә, бозау да. Син күбәләкләр белән дә дуслашырсың. Күбәләкләр яту белән йокыга китә торган баланы бик яраталар. - Әти, без баймы, ярлымы? Габдрахман тетрәнеп китте: - Каян ишеттең бу сүзләрне? - Тетя Ларисаларга баргач, дядя Леня әнигә әйтте: " Ирең нефть чыга торган якка бара икән. Ул якта халык бай яши", - диде. - Байлык турында баш ватарга сиңа иртә әле. Күбәләкләр турында сөйләшик, яме. 261 нче бит.
168
0