Фәрит Имамов " Эт тырнагы"

Фәрит Имамов " Эт тырнагы"

Инде пенсиягә чыккач, бүтән беркая да кузгалмыйча, бер төпләнгән шушы шәһәрдә калырга иде Саниянең исәбе. Фатирлары да кысан түгел. Кызлары инде күптән кияүдә. Ире белән ерак Себергә киттеләр дә әллә нигә генә бер кайтып күзгә күренәләр. Юк шул, Сания дигәнчә булмады. Пенсиягә чыгып, шәһәрдә бер ел яшәгәч, Әнәсе: «Мин монда дүрт таш стена эчендә бикләнеп ята алмыйм, табигатькә дә якынрак булыр, әйдә, авылга күчәбез», – димәсенме! Гомере буе ире сүзеннән чык маган, ул кая барса, шунда тагылып йөргән Сания бу юлы да холкына хилафлык китермәде. Алар, шәһәр фатирын утын ягы лышлы гадәти авыл йортына алмаштырып, Акъярга күченеп киттеләр. Кайберәүләр шәһәр ягын каерганда, аларның мон дый гамәлен башкалар ничек кабул иткәндер, Әнәс Касыймовичның артык исе китмәде. Әнә, шулай итеп, алар авыл кешесе булып куйдылар…

Тэглар:

173

0