15 нче көн Шәмсия Җиһангирова "Кыйбла барлау"

15 нче көн Шәмсия Җиһангирова "Кыйбла барлау"

Туган телем Әнкәем карынында Яралган чагында Мин туган телемне Салганмын җаныма!- Әнкәем сөйләгән сүзләрдән, Әнкәем көйләгән көйләрдән Бердәнбер телемнең, Иң аңлы телемнең, Иң саллы телемнең, Иң татлы телемнең, Иң газиз телемнең Җаныма сеңгән бер мәкаме. Шул мәкам, шул аһәң Телемдә тирбәлә, Сөйләшә башласам Мин әнкәм телендә! Бүген дә иртәгә, Алда да мәңгегә, Иң ахыр көнгәчә Телемнән язарга язмасын! Киткәндә ахырда Фанидан бакыйга, Үз әнкәм телендә, Үз әткәм телендә... Насыйп ит тәкрарны, һә, Аллам: "Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Лә иләһа илләллаһ!"

Тэглар:

153

0