
Дәрҗия Аппакова «Кечкенә Бануның тарихы»
15 нче көн. Повесть. 44 нче бит. «… - Кызым, сүзләремне исеңдә тот, яхшы бул, остабикәгә ярарга тырыш. Шаяруларыңны ташла, - диде. Бану борчылды. Аның кинәт тез буыннары һәм куллары калтырады. Менә ул күптән көткән мәктәп бусагасына кереп басты. Остабикә дөньядагы бөтен нәрсәне дә белергә тиеш. Аның башында бик күп яхшы уйлар йөридер! Бану да аңа карап акылга өйрәнер, белмәгән нәрсәләренең барысын да белер. Хәзергә кадәр аңлашылмаган бөтен нәрсәләрне аңлар. Бану хәзер акыллы булыр, күп нәрсәне үзе белергә өйрәнер, башкалардан сорап йөрмәс...»
181
0