
Зөләйха күзләрен ача
Шул арада Игнатовка трюмдагы йөкле хатынның хәле начараеп китүен җиткерделәр, һәм Игнатов аны палубага чыгарырга рөхсәт итте. Бераз саргаеп агарынган йөзле Зөләйханы ничек итеп саф һавага чыгарганнарын , кубрик күләгәсенә утыртканнарын янына килеп карап торды. Бу айларда юкарып киткәндәй, йөзе ябык. Ә менә кашы белән керфекләре куерып һәм каралып киткән кебек, күзләрен исә куе зәңгәр буяу белән йөртеп чыкканнар төсле. 219 нчы бит
204
0