15 нче көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов "Көнләшәмен"
15 нче көн "Көнләшәмен" Көнләшәмен йолдызларга карап, Гүя алар сиңа күз кыса. Ай да сине - тиңен эзли сыман, Болыт аша үрелеп кул суза. Көнләшәмен кояш нурларыннан, Күкрәгеңә кагылып үтәләр. Төшләремдә сине югалтам да, Хәбәр көтәм һәрбер иртәдән. Көнләшәмен татлы таң җиленнән, Иреннәрең үбеп туялмый. Йөзләреңдә пар зәңгәрсу болыт, Җиһан күзли сине тын алмый. Көнләштерә сиңа төбәлгән күз, Сине озата барган һәр караш. Сине бизи яңгыр тамчысы да, Чын илаһи итә һәр тараф. Хисләр,җаннар, язмыш парлы туган, Ходай безне үзе ярәшкән. Иреннәрем дәшә: яратам дип, Кайтавазлар килә: көнләшәм, Яратуым белән көнләшәм. #ВазыйхФатыйхов #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44
160
0