
#Әдәбимарафон 15 нче көн. Шәмсия Җиһангирова
15 нче көн Шәмсия Җиһангирова "Таҗлы вирус" Акыллырак санап үзебезне, Аллаһтан да өстен куйдык без. Шулай яши-яши, әй, кешеләр, Күпме хата, гөнаһ кылдык без. Яшә юкса Аллаһка буйсынып, Җәзасыннан аның курык та... Юк! Аллаһ колы булу түбәнсетә, Үз-үзеңнән түбән булып та... Аллаһыбыз сабыр гына көтте, Ә без һаман тәүбә итмәдек, Җәзасыз яшәүгә күнеккәнбез, – Бәла-казаны һич көтмәдек. Бирә торган саен – комсызлану! Һаман кирәк! Җитми кешегә! Ни кылганны белми бара-бара, Кысылдык без Аллаһ эшенә. ...Таҗын кигән вирус килде бер көн, Башкалары гына җитмәде... Коточкыч хәл! Узган ел эчендә Кемне генә алып китмәде. Башны бәреп тәүбә итү кирәк! Калдык, нәләт, нинди хурлыкка. – Аллаһ колы булу түбәнсетсә, Яшә үз-үзеңдә коллыкта... #ШәмсияҖиһангирова #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонд #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #44
212
0