Унбишенче көн Фәнис Яруллин «Телефонный мәхәббәт» #Әдәбимарафон
15 нче көн Фәнис Яруллин «Телефонный мәхәббәт» #Әдәбимарафон Безнең мәхәббәт бик кызык — Телефонный мәхәббәт. Сөйләшәбез, гөрләшәбез, Әй җайлы соң, әй рәхәт. Очрашырга йөрисе юк, Ятасың өйдә генә. Кәчтүм-чалбарың да тузмый, Тора гел чөйдә генә. Чәчәкләр сатып алмыйсың Әз-мәз хезмәт хакыңа. Ә бит пүчтәк чәчәкнең дә Бәясе тиң алтынга. Ачуланышкан чак булса, Йөрмисең һич үпкәләп: «Телефон өзелде», — дисең, Тавыш китсә күпкәрәк. Әй шәп инде бу телефон Заманасына күрә — Сине шәп егет иттерә, Ямьсезлегең яшерә. Хисләрне яшерен түгәбез, Серле безнең мәхәббәт. Шулай сер саклый белгәнгә Телефонга мең рәхмәт. 2002 нче ел .#әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #АОТатмедиа #Таттелеком #44 #ФәнисЯруллин
457
0