
15 нче көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов “Гомер шулай сүтелә"
15 нче көн "Гомер шулай сүтелә" Заманасы катлаулымы, Әллә үзем катлаулы. Дөньясыннан калышмыйча, Ай-һай, кыен атлавы. Үттем дисең бер киртәсен, Икенчесе табыла. Арттан калмый мәшәкатьләр, Бер-бер артлы тагыла. Өлгермисен башларга да, Көне, елы үтелә. Сизелми дә, сиздерми дә Гомер шулай сүтелә. Үлчәү тәлинкәсен баса Тапканнар, табынганнар. Тезләрдә шактый яралар, Булды шул абынганнар. Күпме язылгандыр гомер, Күрәчәкне күрәсе. Тигез була берчак бар да: Ярлы, бае, түрәсе... Заманасы катлаулымы, Әллә үзем катлаулы. Дөньясыннан калышмыйча, Ай-һай, кыен атлавы. #ВазыйхФатыйхов #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #БалыкБистәсе #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44
431
0