
Айшанур Бәхетле булып кара.
Үзең өчен генә Бәхетле булып кара. Тормыш бары шул вакытта алга бара. Эшләгән эшеңне Тәм табып эшләсәң, Якыннарыңа Елмаю өләшсәң, Күңелеңдә беркайчан Көнчелек йөртмәсәң, Кешеләргә бары тик Бәхет теләсәң, Сизми дә калырсың Бәхетнең килгәнен. Тормышның бөтенләй Яхшырып киткәнен. Бәхетне күңелнең Түренә үткәреп. Яшәргә тырыш син Елмаеп һәм көлеп. Тормышка иң элек Башка күзлектән кара. Бары үзең өчен, Бәхетле булып кара.
Сылтамалар:
180
0