
#Әдәбимарафон Сибгат Хәким
15 нче көн. #Әдәбимарафон Сибгат Хәким "ЯШЕЛ ФУРАЖКАЛЫ ДУСКА" Тутырып сал, Гыльфан, бокалларга Ташып торган яңа виноны, Безнең республика батырлары Саулыгына эчик без аны. Моңа кадәр Идел буйларында Сине ничек күрми йөрелгән? Молдавия, ерак Молдавия Таныштырды безне бүгеннән. Көньяк көзе салкын була икән, Һич юк иде болай туңганым, Истә калыр синең җылы өйдә Шигырь укый кунак булганым. Уйный ул; чабып китә дә, Юк булып качып тора. Әнкәсе килгәнне Юлда ул басып көтеп, тора. Фронтка туплар, Җигүле атлар бара, Сумкада төеп тутырган Сагынулы хатлар бара. Үләннәр Арбалар көйри далада, ята кырын, Яшьләре тама Боеккан нәни дугага, колын. Атның ул Тәртәгә ауган Сыртыннан тешләп куя, Кем белән хәзер шаярсын, Юксынып, кешнәп куя. #СибгатХәким #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #44
186
0