Рәсимә Гарифуллина "Ашыкма,яшь гомер"
Ашыкма, үтмә син, Сабыр ит аз гына! Яшьлек ул - ярату, Гел тоташ наз гына. Зәп-зәңгәр күзләрне Күрмичә үтмә син. Ашыкма, яшь гомер, Әйтмичә китмә син! Яшь гомер, яшьлегем, үтмәче, Ялкынга син ташлап китмәче! Йөрәкне яралап гомергә, Телгәләп, әрнетеп үтмәче! Кая дип ярсынып Ашкынасың, гомер? Яшьлектән китмәсен, Яшьнәсен яшь күңел! Гомерләр тавыннан Карыйбыз моңаеп. Китмик без яшьлектән, Яшик гел елмаеп!
Сылтамалар:
185
0