15 нче көн  "Мөгез" Рәмзия Габделхакова  #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024

15 нче көн "Мөгез" Рәмзия Габделхакова #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024

Мөгез. Палата ишеге ачылып китте дә, ишек уемында тоташ зәңгәрдән киенгән озын буйлы шәүлә пәйда булды. Титаклый-титаклый, култык таякларына таянган 15-16 яшьләрдәге үсмер егет килеп керде. Егетнең кашлары күмер кебек кара, калын иде, ач яңаклы кечкенә йөзенә баксаң, караш иң әүвәл шуларга туктала. Егет Имтияз ягына күз ташлады, аның уяу икәнен күргәч, нечкә иреннәре белән үз итеп рәхәтләнеп елмаеп куйды. Елмайганда куе кашлары биеп-сикереп алды. - Син дә безнең поезданмы? - дип сорады Имтияз. Тавыш, үз юлындагы элпе-пәрдәләрне җимерә-ерта, авырлык белән булса да иреккә чыкты. Ул әле артык зәгыйфь, көчсез иде. Шулай булса да бар иде, югалмаган иде! Егет аны ишетте, җавап бирде: - Юк, абый, мин машина белән сөзештем. - Белмисеңме, үлүчеләр бармы? - Бар, абый. Алгы вагоннардан беркем исән калмаган, диләр. Сез кайсы вагонда идегез соң, абый? - Җиденчедә... Җиде - бәхетле сан шул... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмзияГабделхакова #Мөгез #Хикәя #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

156

0