15 нче көн "Яшәрәсең, Казан, яңарасың" Гөлшат Зәйнашева

15 нче көн "Яшәрәсең, Казан, яңарасың" Гөлшат Зәйнашева

Борынгы булсаң да картаймыйсың, Нинди көдрәтләрдән дәрт аласың? Әллә чибәр кызларың яшәртә? — Яшәрәсең, Казан, яңарасың. Иман нуры иңде-айлы иттек Изге Сөембикә манарасын, Саклап борынгы гүзәллегеңне, Яшәрәсең, Казан, яңарасың. Мәңгелеккә булсын диеп салыйк Кол-Шәриф мәчете нигез ташын. Яңа-яңа мәчетләрең белән, Яшәрәсең, Казан, яңарасың. Асыл ир-егетләр акыл белән Алып бара бүген заманасын, Хезмәт сөйгән халкым көче белән Яшәрәсең, Казан, яңарасың!..

Тэглар:

177

0