Күке төкереге
Сорау бирсәм тиргәмәссеңме, Карачутыр? - диде кыз. - Мәйлең, сөәлең нәмә соң? - Баштагы өч әгъза нигә ул? - Су берлән өшкермәк икән ниятләре - су бозым кайтармас. Җирдән тупрак алып дога ирештермәк икән - ул да терелтмәс. Кабердәге кызыл балчыкка укымакта икән уйлары - балчык та дәва бирмәс, - дип аңлатты карчык. ... Акъәнине шаккаттырып Онык Шәрәфләрләр коесыннан су ташырга кереште. Ишегалдындагы эреле-ваклы савыт-сабаның һәммәсе дә мөлдерәм су белән тулды. - Аларга ачуланып кына чакрым урактагы чишмәгә йөрисем юк, - диде кыз, тыныч кына. Уртак кое лабаса! Мәхрүм әти дә казышкан ич.
149
0