Каракош

Каракош

Аһа-һай, бу дөньның сәерлеге! Вакыт та сүтмәслек җөйләр бар икән бит, ә! Һашиянең кызы үсте, Рәхимҗан киң җилкәле әзмәвергә әверелде, партия таркалып, "чикритар" Сибгатулла "блач"тан сөрелде, картайды, ә ике йорт арасында һаман суык җил исте. Бу хакта ачыктан-ачык игълан ителмәсә , Рәхимҗан өчен иң хәтәр дошман Карга Һашия, Һашия өчен, һичшиксез, Рәхимҗан булды. Дөрес, Кара Карга корбанын бүтән күз белән ауламый, ул әҗәлен көтеп үлем түшәгендә ята иде. Кызы су гына эчереп тора, , ди. Көннәре санаулы, иде. Таталы-уллы шат иде. Бигрәк тә Рәхимҗан сөенде: Карганың дөмегүе аңа тәҗел кирәк, ул куян йөрәге белән яшәүдән гарык иде. Кышкы айларның берсендә Һашия җан тәслим кылды. Аның җеназасын зиратка озатканда, егет: "Рәхәтен күрмәм, Карга төрмәдә башымны черетер", - дип, күңеле тартмыйча гына төзегән яңа йортында учак тергезде. Шатлык-сөенечнең иге-чиге юк иде. Ниһаять, ниһаять!

Тэглар:

133

0