М.Юныс." Янар таулар".

М.Юныс." Янар таулар".

14 нче көн # дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Атар алдыннан Везувий тавының түбәсеннән алып итәгенә кадәр ярылып киткән чаклары була. Аның кратерларыннан ургылган ташларның Неаполь култыгына кадәр барып төшкән вакытлары да булган. Янар тау безнең эраның башында өч шәһәрне каберлеккә әйләндергән. Ярыклардан бөркелеп кара төтен чыга торган җиргә җиткәч туктадык. Җир астыннан ерткыч ырлавына охшашлы шомлы тавышлар ишетелеп китә. Янар тауның карынында иреккә әзерләнү бара. Дулаган вакытларында тау үзен кызганмый. Бәлки, Везувий дөрес эшлидер? Табигать кешеләргә үзенең көчен күрсәтергә тиеш. Җирнең тәнен тишеп шахталар коралар. Җир өстен тынчу һавалы таш шәһәрләр басып бара. Диңгезләрне нефть агызып пычраталар. Елгалар корый, күлләр кибә, урманнарны юкка чыгаралар. Яшел үлән, зәңгәр чәчәк үсеп утырган болыннарны сасы асфальт басып бара. Әйдә, ат , вулкан, җирне мәсхәрәләүчеләргә күрсәт характерыңны. Җир белән исәпләшергә, табигатькә ихтирам белән карарга өйрәнсеннәр! Күрсәт үзеңнең иң көчле машинадан да көчлерәк икәнеңне! ...Янар тау шикелле яши белгән кешеләрдән куркасың, аларга баш ими булмый. Шундый кешеләр булмаса, рухи тормыш та әкренләп сүнәр иде. Безгә вулканнарча яши белүчеләр кирәк. Бигрәк тә татарларга...250 нче бит # татнетныүстерүфонды

Тэглар:

158

0