
Әхмәт Исхак Чишмә
Чишмә Челтер-челтер чишмә ага, Көмеш төсле сулары. Су өстендә жем-жем ита Көннен алтын нурлары. Тау астында чишмәбез, Су алырга төшәбез. Татлы суын без аның Бик яратып эчәбез. Безнен чишмә борыла-борыла Зур инешкә коела. Идел суы шундый бик күп Чишмәләрдән җыела. Тау астында чишмәбез, Су алырга төшәбез. Татлы суын без аның Бик яратып эчәбез.
151
0